«Калфагым, әй, калфагым»
А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсендә Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Калфагым, әй, калфагым…» исемле оста куллар дәресе узды.
Килгән кунакларны әйдәп баручы китапханәче Шәрипова Гүзәл сәламләде һәм дәресне Габдулла Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыре белән башлап җибәрде.
Чакырылган кунаклар буларак, КФУның Алабуга институты мөгаллимнәре Әхмәдгалиева Гүзәлия Габдрәүф кызы һәм Латыйпова Лилия Николай кызы Алабуга институты көллияте студентлары белән милли калфак тегү һәм аны матур итеп бизәүнең үз серләрен җыелган яшьләргә җиткерделәр.
Китапханәчеләр «Гүзәллекне күр әле» дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Анда татар халкының затлы милли киемнәрен, аларның матур бизәкләрен һәм, әлбәттә, калфак чигүнең төрле үрнәкләрен чагылдырган китаплар һәм журналлар урын алды. Күргәзмәнең аерым бер бизәге булып, кулдан эшләнгән калфаклар тора иде. Алар татар милли сәнгатенең гүзәллеген һәм үзенчәлеген тагын да ачыграк күрсәтте.
Чара күтәренке рухта тәмамланды.
___
В Центральной библиотеке имени А.С. Пушкина состоялся мастер-класс, посвященый Году народного единства. Прибывших гостей приветствовала ведущий библиотекарь Шарипова Гузель и прочитала стихотворение Габдуллы Тукая «Эш бекәч уйнарга ярый». В качестве приглашенных гостей преподаватели Елабужского филиала КФУ Ахмедгалиева Гузелия Габдрауфовна и Латыпова Лилия Николаевна вместе со студентами Елабужского колледжа рассказали собравшимся гостям о секретах изготовления национального калфака и его красивого украшения.
Библиотекари организовали книжную выставку. На ней были представлены книги и журналы, отражающие изысканные национальные костюмы татарского народа, их красивые узоры и, конечно же, различные образцы вышивки калфака. Особым украшением выставки стали калфаки, изготовленные вручную. Они еще ярче раскрыли красоту и самобытность татарского национального искусства.