«Ак тастымал булып юлым калды»

25 майда А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Гамил Афзалның тууына 105 ел тулуга багышланган шигъри альбом узды. Гамил ага күпкырлы татар шагыйре иде. Китапханәче аның ТАССР халык шагыйре һәм СССР Язучылар берлеге әгъзасы гына булуын түгел, ә төрле жанрларда: лирикадан алып, зирәк сатира һәм юмор белгәнлеген дә сөйләде. Чарада катнашучылар аның тормыш юлы һәм әсәрләре белән тирәнтенрәк таныша алдылар.