«В единстве – сила народа. Бердәмлектә – халык көче»

    2026 ел Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә бай эчтәлекле «В единстве – сила народа. Бердәмлектә – халык көче» исемеле китап күргәзмәсе янында тарихи сәгать узды.  Китапханәче укучыларны күргәзмәдә урын алган Идел буе халыкларының бай тарихы, милли киемнәре, көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары һәм мәдәниятен чагылдырылган китаплар, журналлар белән таныштырды. Бу материаллар халыклар арасындагы бердәмлекнең мөһимлеген, аларның уртак кыйммәтләрен күрсәтә.