«Батырлык гасырларда калачак»
12 майда А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби сәгать уздырды. Чарада китап укучы яшьләр герой-шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән тирәнтен таныштылар, аның батырлыгы, Ватанга тугрылыгы һәм каһарманлыгы турындагы шигырьләрен тыңлап, рухландылар. Шулай ук Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”ндәге шигырьләренә аерым игътибар бирелде.