«Шәхес һәм иҗат»
13 майда А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге филология фәннәре кандидаты ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафаэль Мостафинның тууына 95 елга багышлап күргәзмә янында әңгәмә оештырды. Китап укучылар шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүче кырык китап һәм вакытлы матбугатта басылган меңнән артык язма авторы белән якыннан таныштылар.
Тулырак: https://tatarica.org/tat/razdely/kultura/literatura/shheslr/mostafin-rafaehl-hmt-uly