«Гасырлардан килгән аваз»
29 апрель көнне Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан «Гасырлардан килгән аваз» исемле әдәби-музыкаль композиция үтте.
Чара, төрле елларда көллиятне тәмамлап, бүген инде тәҗрибәле мәдәният хезмәткәрләре булып, иҗат юнәлешендә дә актив эшләүче шәхесләргә багышланды. Кадерле кунаклар арасында Яр Чаллыдан килгән «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина һәм аның әгъзалары, шулай ук Алабуганың «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе вәкилләре дә бар иде.
Кичәдә изге теләкләр яңгырап, матур музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Тантана, Габдулла Тукайның мәңгелек «Туган тел» җыры белән йомгакланды.