III Республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү
24нче апрельдә 34 нче “Салават күпере” балалар бакчасы базасында “Барча кошның да үзендә сайравы бар, шигыре бар” Республика конкурсының йомгаклау этабы узды. Бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Шарипова Гүзәл бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләүдә катнашты.
Конкурста Алабуга, Әлмәт, Яр Чаллы, Кукмара, Түбән Кама, Менделеевск, Минзәлә, Теләче һәм Балтач районнарыннан барлык типтагы һәм төрдәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.