Габдулла Тукай: Мәңге хәтердә

20 апрель көнне «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә Габдулла Тукайга багышланган матур кичә узды.

Чара «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге коллективы, иҗат коллективлары, китапханәләр һәм, әлбәттә, шәһәр мәктәпләре ярдәме белән оештырылган. Анда А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Шәрипова Гүзәл дә катнашты.

Кичәдә шагыйрьнең тормыш юлы турында хикәяләү матур концерт номерлары белән үрелеп барды.