Габдулла Тукай "Су анасы"

Су анасы – Габдулла Тукайның «Су анасы» поэмасы буенча иң танылган татар мифологиясендәге су рухы. Ышанулар буенча, аны еш күрергә була, чөнки ул, чәчен тарарга дип, ай яктысында ярга чыга.

Гәүдәсе кеше гәүдәсенә охшаса да, бик үк зифа түгел: толымы җиргә җитеп бик озын, башы, озынча күзләре бик зур, тум кара, атылып чыгып тора, кашлары юк (шуңа күрә, кашы бик сирәк булган кешегә дә су анасы диләр), күкрәге бик киң һәм алга калкып тора, тәне бакыр сыман кызыл була, ди.

Су анасы читкә чыгып чәчен тараганда кинәттән килеп чыксаң, ул куркып, тарагын онытып суга чумып китә икән. Шуннан тарагын алып китсәң, төннәрне бер дә йокы бирми: «Тарагымны бирсәнә» ди-ди, килеп сорап йөдәтә икән. Таракны яңадан шул су читенә илтеп куйсаң гына тынычлана, ди. Шуның өчен дә төнлә суга барсаң тамак кыра-кыра барырга кирәк, ди.

Тукай әкиятендә Су анасы мәкерле һәм явыз зат итеп түгел, ә бәлки ялгыз һәм моңсу итеп сурәтләнә. Әкиятнең төп темасы – кешенең фантазия дөньясы белән очрашуы аша әхлакый сыйфатлар, җаваплылык һәм намуслылык тәрбияләү. Әкият башкаларның әйберләрен үзләштермәскә, табигатьне хөрмәт итәргә өйрәтә һәм су иясенең алтын тарагын урлау нәтиҗәләрен күрсәтеп, комсызлыктан кисәтә.

Водяная (Су Анасы) – это дух воды из татарской мифологии, наиболее известный по сказке Габдуллы Тукая «Су анасы». Согласно поверьям, её можно часто увидеть, поскольку она выходит на берег при лунном свете, чтобы расчесывать свои волосы.

Её облик сочетает человеческие черты с необычными. Тело не совсем стройное, а коса невероятно длинная, касающаяся земли. Голова и вытянутые глаза очень большие, абсолютно чёрные, навыкате, бровей нет (отсюда и поговорка о людях с редкими бровями – «су анасы»). Грудь широкая и выступает вперёд, а тело, как говорят, красное, цвета меди.

Если внезапно появиться перед Су анасы, когда она расчёсывает волосы, она испугается, забудет свой гребень и нырнёт в воду. Если после этого унести её гребень, она всю ночь не даст покоя, приходя и назойливо умоляя: «Отдай мой гребешок». Считается, что она успокаивается лишь тогда, когда гребень возвращают на прежнее место у воды. Поэтому, если идёшь к воде ночью, нужно идти, покашливая, чтобы предупредить её о своём приближении.

В сказке Тукая Су анасы предстаёт не как коварное и злое существо, а скорее как одинокая и печальная. Основная тема сказки Габдуллы Тукая «Су анасы» – воспитание нравственных качеств, ответственности и честности через встречу человека с миром фантазий. Сказка учит не присваивать чужие вещи, уважать природу и предостерегает от жадности, показывая последствия кражи золотого гребня у духов воды.