"Сөембикә" журналы журналисты Альбина Гайнуллина белән очрашу

Бүген Алабуганың «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсендә кунакта «Сөембикә» журналының журналисты Альбина Гайнуллина булды. «Чулман»лылар кунакны бик җылы каршы алдылар, чәй өстәле артына чакырдылар. Очрашу дустанә атмосферада узды. Альбина ханым Алабуга шагыйрәләреннән интервью алды. Тиздән «Сөембикә» журналы битләрендә Алабуга шагыйрәләре турында материал чыгачак.