Лилия Гыйбадуллина белән очрашу

14 апрель көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Факил Сафинның иҗат студиясе утырышы узды.
Күп кенә әдәби конкурсларда җиңү яулаган талантлы шагыйрь, “Мәйдан” журналының җаваплы сәркатибе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат Лилия Гыйбадуллинаның иҗатына багышланган очрашуда яшь каләм тибрәтүче укучылар, студентлар катнашты.
Күренекле әдип Факил Сафин шагыйрь иҗатына үзенең бәяләмәсен бирде. Матур әдәбиятта кулланылган төрле алымнар, тел-стиль чаралары турында сөйләп үтте.
Факил Сафин фикерләрен язучы Әлфия Ситдыйкова, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Ризидә Гасыймова дәвам итте.
“Әдәби эстафета” кысаларында узган түгәрәк өстәл артында аралашуда Лилия Гыйбадуллина яшьләр белән кызылы әңгәмә алып барды, иҗат серләре белән уртаклашты, күпсанлы сорауларга җавап бирде, иҗат хыяллары белән бүлеште.
Яшьләр, шагыйрь белән бергә түбәндәге сорауларга җавап эзләделәр: кешегә уку нәрсә бирә?, китап кешенең шәхес үсешенә тәэсир итәме?, шулай ук, “Дәвамы бар” китабында тупланган шигырьләре, “Әлив ләм мим”, “Идегәй” әсәрләре турында да үз фикерләрен белдерделәр.
Татарстан телевидениесе ТНВ каналы иҗат студиясенең түгәрәк өстәл артында сөйләшү мизгелләрен төшерде, чарага килгән катнашучылардан интервьюлар алды.
Әдәбиятта буыннар дәвамчанлыгын тәэмин итүдә игелекле эш киләчәктә дә дәвам итәр.
Ә Лилия Гыйбадуллинаның иҗат хыяллары һичшиксез тормышка ашар, чөнки рухи яктан көчле шәхес ул, илһам чишмәләре дә ташып тора аның...