“Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар” III республикакүләм конкурсының жюри утырышы

17 нче апрельдә Алабуганың А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручы  китапханәчесе Шарипова Гүзәл “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар” исемле III республикакүләм конкурсының беренче турында жюри әгъзасы буларак катнашты. Бәйге Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм Россия халыкларының бердәмлеге елына багышланды. Конкурс шәһәрнең 34нче “Салават күпере” балалар бакчасында узды.