Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар
А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә "Тукай премиясенә кандидатлар" дип аталган күргәзмә эшли башлады. Язучылар арасыннан 2026 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә 3 кеше дәгъва кыла.
1. Илсөяр Иксанова - "Үткелләрне үтү - дөнья көтү" шигырьләр җыентыгы өчен
2. Рафис Корбан - "Әхмәров", "Ватан", "Алиш" китаплары, "Танкистлар" повесте өчен
3. Лилия Гыйбадуллина - "Дәвамы бар" шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.
Язучыларыбызга уңышлар телибез!