Язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Юл азагы бер нокта” исемле әсәре буенча фикер алышу
1 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Юл азагы бер нокта” исемле әсәре буенча фикер алышу узды.
Күренекле әдип Факил Сафинның иҗат студиясе кысаларында оештырылган, зыялы мохиттә узган аралашуда язучылар, укытучылар, студентлар, язучының иҗатташ дуслары катнашты. Алар арасында "Илһам чишмәсе" исемле татар яшьләре клубы җитәкчесе Шәрипова Гүзәл һәм "Чулман" әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия Җәләева да бар иде.