Китап алып кулга…җәйге ялга!
Менә көтеп алынган җәйдә җитте. Мәктәп укучылары, студентлар каникулга, әти-әниләр күбесе көтеп алган ялга чыкты. Ә ял көннәрен китаптан башка күз алдына дә китереп булмый. Ә инде нинди китап уку һәркемнең үз иркендә. Үзәк китапханәнең татар һәм әдәбият бүлеге һәркемнең күңеленә хуш килерлек китаплар белән тулыланып тора. Шушы көннәрдә генә дә Татарстан китап нәшриятыннан 315 экземпляр китап алдык. Китапханәдә “Китап алып кулга ...җәйге ялга” дип аталган яңа китаплар күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмәдә Габдулла Тукайга багышланган китапларда бар.