«СигНатура – кызыклы кешеләр белән очрашу»
4 октябрьдә Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең уку залында «СигНатура – кызыклы кешеләр белән очрашу» чарасы узды. Әлеге проектның максаты: төрле өлкәләрдә эшләүче яшь алабугалылар белән танышу, аларның тормыш юлына тулырак тукталу һәм шәхеснең уңыш серен ачыклау.
Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче, “Яңа татар пьесасы – 2019” бәйгесенең I премия лауреаты, драматург Артур Шәйдуллин белән кызыклы әңгәмәне мәдәният һәм сәнгать көллиятенең театр бүлеге студентлары һәм укытучылары, безнең китап укучыларыбыз зур кызыксыну белән тыңладылар. Драматург яшьләргә үзенең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, «Сагынырсызмы?..» пьесасыннан өзек укыды.
Шулай ук Артур Хәниф улы студентларны һәм укытучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, аларга теләкләрен җиткерде.
Очрашуда Алабуга районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина, А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә директоры Юлия Нәҗипова, Артур Шәйдуллинның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәкъзимә Мәрданова катнашты.