Городская библиотека - филиал № 5

Бәйрәм белән!

Масленица-елның иң күңелле халык бәйрәмнәренең берсе, ул бөтен Россия буенча киң билгеләп үтелә. 5 нче шәһәр китапханәсе-филиалы хезмәткәрләре «Барыгызны да бәйрәмгә көтәбез, майлы коймак белән каршы алабыз! " дигән фольклор әңгәмә үткәрделәр. Катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм традицияләре белән таныштылар. Бергәләпбәйрәм атнаның һәр көне ничек аталуын искә төшердек. Әңгәмәгә «Широкая Масленица» китап күргәзмәсе әзерләнде, анда китаплардан тыш тәмле коймак әзерләү рецептлары да тәкъдим ителде.