Городская библиотека - филиал № 5

Сезнең өчен, Китап сөючеләр

Георгий паркында «Китабстан» республика Китап марафоны кысаларында 5 нче филиал китапханәчеләре «Сезнең өчен, Китап сөючеләр»дигән мәгълүмат минуты үткәрделәр. Китапханә хезмәткәрләре укучыларны Бөтендөнья китап сөю көне барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар һәм «кызыклы китаплар дөньясында»дигән әдәби викторина үткәрделәр. Балалар өчен төрле жанрдагы яңа китаплардан торган китап күргәзмәсе оештырылды. Һәр укучы искиткеч маҗаралар, хикәяләр дөньясына чума һәм яңа авторлар, персонажлар белән таныша ала. Күргәзмәдә QR-кодлы китапханәнең интернет-ресурслары турында мәгълүмат тәкъдим ителде.