Детская библиотека - филиал № 3

Яңалык

«Җәйге каникулда балага укыр өчен татарча китаплар»

Җәйге каникул вакытында әти – әниләр балаларын нәрсә эшләтергә дигән баш ваткан мәлдә, балалар китапханәсе – 3 нче филиал башлангыч сыйныф укучыларына укырга мавыктыргыч китаплар исемлеген тәкъдим итә. Әлбәттә, сабый өчен иң яхшы укытучы — аның үз әти-әнисе.

Роберт Миңнуллин – балалар шагыйре

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал балалар язучысы Рорберт Миннуллин шигырьләре һәм иҗаты белән таныштырып китә. Татар дөньясында Роберт Миңнуллин күп кенә җыр сүзләренең авторы, искиткеч сәләтле балалар шагыйре, нечкә лирик һәм кызу канлы публицист буларак таныш.

«ШАЯН ТВ» КАРА – БУЛЫРСЫҢ ШӘП БАЛА!

«ШАЯН ТВ» — беренче татар телендә тәүлек буе эшли торган балалар-яшүсмерләр каналы. 2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыга башлый.

«Сатирик язучы»: онлайн – әңгәмә

Балалар китапханәсе – 3нче филиал китап укучылар игътибарына онлайн –әңгәмә тәкъдим итә. Язучы прозаик Камил Әдһәм улы Кәримов 1950 елның 1 июлендә Питрәч районы Шәле авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1976–1980 елларда Камил Кәримов Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала.

«Искиткеч, кызык, файдалы!»

Балалар китапханәсе, 3-нче филиалда «Искиткеч, кызык, файдалы!» дип исемләнгән татар матбугаты көннәре узды. Татар телендә журналларны яшүсмерләр дә, балалар да яратып укыйлар. «Ялкын », «Сабантуй», «Салават күпере»нең һәр санын балалар көтеп алалар.

«Игътибар, яңа китап!»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Укучылар зур түземсезлек белән көтеп алган яңа китаплар, китапханә киштәләрендә үз урыннарын алдылар! Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Игътибар,яңа китап!» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды.

«Җырдай моңлы - туган телем»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Һәр кешенең, дөньяга тугач та, иң беренче әйткән сүзләре бар. Татар баласының «әннә, әттә» булса, русларда , «мама, папа». Әти –әниләребез, әби – бабайларыбыздан килгән татар теле ул – туган телебез. 21 нче февраль - 2000нче елдан туган телнең туган көне буларак билгеләп үтелә.

«Татарстан яшьләре» нә – 100 ел: әңгәмә

ТАССР га 100 ел тулуын бәйрәм итү максатыннан уздырыла торган чараларның берсе буларак, балалар китапханәсе 3 нче филиалда «Татарстан яшьләре» нә – 100 ел тулу уңае белән әзерләнгән күргәзмә янында әңгәмә узды.

«Игелекле әдип»: кычкырып уку

Татар әдәбиятының күренекле вәкилләренең берсе – шагыйрь, прозаик Шәйхи Маннурның тууына 115 ел. Шушы юбилей уңаеннан балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Игелекле әдип» дип исемләнгән кычкырып уку узды.

«Кышкы бизәкләр»: иҗат сәгате

Ап –ак карлары, салкын бураннары белән җиһанга кыш килде. Яңа гына явып киткән энҗе кар бөртекләре күзләрне чагылдыра. Аксыл- зәңгәр күктә кояш елмая... Кышның да үз матурлыгы, гүзәллеге бар шул. Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Кышкы бизәкләр» дип исемләнгән иҗат сәгате узды.

«Фольклорчы әдип»: фольклор сәгате

Татарстан республикасының халык язучысы - фольклорчы әдип Нәкый Исәнбәтнең тууына - 120 ел. Шушы уңайдан балалар китапханәсе - 3 нче филиалда, Республика күләмендәге проект «Укучының мәдәни көндәлеге» кысаларында,1 нче гимназиянең 2 «А» һәм 2 «Б» сыйныф укучылары өчен фольклор сәгате узды.

«Сабантуй журналына - 95 ел»: әңгәмә - күзәтү.

Быел октябрь аенда балалар һәм үсмерләр өчен чыгучы "Сабантуй" журналына 95 ел булды. Шушы уңайдан балалар китапхәнәсе – 3 нче филиалда «Сабантуй" журналына - 95 ел» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү узды.

«Каләме белән батыр»: Әдәби әңгәмә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда язучы Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Каләме белән батыр» дип исемләнгән әдәби әңгәмә узды.