Детская библиотека - филиал № 3

Тематик сәгать «Сабантуй балкышы»

 Балалар китапханәсе - 3нче филиалда «Сабантуй балкышы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында тематик сәгать узды.

Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Сабантуй бәйрәменең тарихы белән таныштырды.  Күргәзмәдә  Д. Шәрәфетдиновның  бәйрәм тарихын яктырткан «Сабан туе», Р. Зәйдулланың  «Сабантуй сөлгесе»,  Р. Шәрипованың «Сабантуй» һәм башка татар әдипләренең китаплары урын алган иде.

Китапханәче укучыларга Р. Шәрипованың «Бәйрәм таңы» шигырен укыды. Укучылар Ә. Ситдыйкова һәм В. Хәмидуллинаның «Бәйрәм килә», Р. Миңнуллинның «Чүлмәк вату», Р. Шәрипованың  «Көрәш башланды» һәм башка шигырьләрен  кычкырып укыдылар.

 Әлеге матур тел белән язылган, бай эчтәлекле  шигырьләр укучыларга  бәйрәмчә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бүләк итте.