Шигърият сәгате «Тукай - балаларга»
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукай балаларга» дип исемләнгән шигърият сәгате узды.
Китапханәче укучыларны Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Китапханәче балаларга «Эш беткәч уйнарга ярый - После работы можно поиграть» шигырен татар телендә укыды. Бу шигырьдә Тукай дәресен әзерләүче сабыйны өч матур нәрсә (кояш, сандугач, алма) белән кызыктырып түземлеген сыный. Укучылар шул шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар. Беренче тапкыр бу шигырь «Балалар күңеле» китабында 1909 нчы елда басылган.
Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.