Әдәби сәгать «И, газиз туган җирем»
21 нче майда балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «И, газиз туган җирем» дип исемләнгән әдәби әңгәмә узды.
Китапханәче укучыларны Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар Тукай яшәгән урыннар буенча сәяхәт иттеләр, укучылар иҗат иткән рәсемнәрне карадылар. Рәсемнәрнең Габдулла Тукайның кайсы әсәре буенча ясалганын әйттеләр.
Китапханәче балаларга «Туган авыл – Родная деревня» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар. Балалар шигырьне укыганда Тукайның туган авылы Кушлавыч рәсемен тотып, татар халык киеме – түбәтәй киеп укыдылар.
Беренче тапкыр бу шигырь «Әдәбият» та 1909 нчы елда дөнья күргән. Әлеге чара Г. Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» әсәре буенча төшерелгән мультфильм карау белән тәмамланды.
Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.