Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби сәгать «Тукай шигырьләре телемдә»

 Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукай шигырьләре телемдә» дип исемләнгән поэзия сәгате узды.

Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Габдулла Тукайның  тормыш юлы һәм  иҗаты турында мәгълүмат бирде, «Тәүлек» шигыре нең эчтәлеген сөйләде. Әлеге шигырь «Караван» чәй фирмасының рекламасы рәвешендә бирелгән булса да, Тукай аны табигать күренешләрен кертеп, матур итеп сурәтли. 

Китапханәче балаларга «Тәүлек - Сутки» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар. Беренче тапкыр бу шигырь «Бәянелхак» газетасы чыгарган «Мәгълүмат» дигән игълан - рекламалар җыентыгында  1908 нче елда басылган. Соңрак бераз үзгәрешләр кертелеп, Тукайның «Күңел җимешләре»ндә 1911нче елда «Иртә» исеме белән бирелгән.

 Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип  аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.