Детская библиотека - филиал № 3

Поэзия сәгате «Нурлы Казан!»

 7 нче майда балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Нурлы Казан!» дип исемләнгән поэзия сәгате узды.

Китапханәче укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим итте, Габдулла Тукайның  тормыш юлы һәм  иҗаты турында сөйләде, шагыйрьнең бай тарихлы,  моңлы азаннары яңгыраган Казан шәһәренә багышлап язылган «Пар ат» шигыренә тукталды.  Укучылар Габдулла Тукайның әкиятләре  буенча  балалар ясаган рәсемнәрне карадылар.

Китапханәче балаларга «Пар ат – Пара лошадей» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар. Беренче тапкыр бу шигырь  «Фикер» газетасының 1907 нче  елның  6 май  санында нәшер ителгән.

 Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип  аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.