Шигърият сәгате«Тукай шигъриятенең якты балкышы»
23 нче апрельдә балалар китапханәсе – 3 нче филиалда татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукай шигъриятенең якты балкышы» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде.
Китапханәче балаларга «И каләм! – О перо!» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар, Габдулла Тукайның һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Укучылар бөек шагыйребезнең «Таз» әкиятен һәм «Кәҗә белән Сарык» хикәясеннән өзекне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әлеге чара Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.