Әдәби сәгать «Туган як – изге бер җир»
16 нчы апрельдә балалар китапханәсе – 3 нче филиалда татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Туган як – изге бер җир» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар Габдулла Тукай өчен иң газиз һәм кадерле булган туган авылы Кушлавыч, ул яшәгән Кырлай, Өчиле авылларының рәсемнәре белән таныштылар, татар шагыйрьләренең туган якка багышлап язылган шигырьләрен укыдылар.
Китапханәче балаларга «Туган җиремә – Родной земле» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар. Беренче тапкыр бу шигырь «3 нче дәфтәр» дә 1907 нче елда басылган.
Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.