Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Сөткә төшкән тычкан

  Сөткә төшкән тычкан
Илмәт авылы китапханәсендә "Тукайны бергәләп укыйбыз.Читаем Тукая вместе" республика проекты кысаларында кычкырып уку көне булды.
    "Сөткә төшкән тычкан"шигыре кычкырып укылды.Сюжет буенча тычкан очраклы рәвештә сөткә егылып төшә.Ул батмас өчен бик нык тыпырчына.Аның тынычлыгы юкка чыкмый: даими хәрәкәттән сөттән май төшә,тычкан каты майга менеп чыга.
   Тукай әлеге шигырендә иң авыр хәлдә дә бирешмәскә өнди.Шуңа күрә шигырь тычкан турында гына түгел- ул ныклык турында.