Татарстан Республикасы көне
Республика көне – күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек , бердәмлек символы бәйрәме ул.
Республика көне – күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек , бердәмлек символы бәйрәме ул.
-
-
Әдәби марафон.
Морт авылы мәктәбендә кунакта булдык. Китапханәче Садыкова.З.Х укучыларны балалар өчен килә торган журналларның яңа басмалары белән таныштырды.
3 март көнне Морт авылы китапханәсендә балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар.
3 январь көнне Морт авылы мәдәният йортында бик матур балалар чыршысы булып узды
-
Балалар белән Зоя Космодемьянская турында китап күргәзмәсе ясалды һәм әңгәмә уздырылды
21 ноябрь көнне без балалар белән “Курчак театрында кунакта”дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек. Балалар белән без Казан шәһәренең курчак театры турында сөйләштек.”Түгәрәк ипи” әкиятен уйнадык.
18 октябрьда Морт авыл китапханәсендә Хәтер көне билгеләп үтелде. Бу көнне 1552 елда Ватаныбызның бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган милләтәшләребез искә алына.Шул уңайдан өлкәннәр белән бәет кичәсе үткәрелде.”Сөенбикә”,”Ялгыз ана”,”Алабуга” бәетләре укылды.
12 сентябрьда Морт авылы китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Тәмәкене ташла –сәламәтлегең булмас “ дип исемләнгән тематик кичә булып узды.Тәмәкенең зарары турында Морт авылы хастахәнәсе хезмәткәрләре сөйләп узды.Балалар презентация , китап күргәзмәсен карап уздылар.26 бала катнашты.
5 сентябрь көнне Морт авыл китапханәсендә “Чишмәләрем -челтеридер сулары” экологик дәрес булып узды.Чишмә буена төшеп чүптән чистарттык ,чишмә тавышын тыңладык.Көзге табигатькә сокландык.
12 июль көнне Морт авыл китапханәчесе З. Х. Садыкова һәм Морт авылы мәдәният йорты хезмәткәре Ф. Шагидуллина күп балалы Юнусовлар гаиләсендә кунакта булдылар.
15 март көнне Морт авыл китапханәсендә “Шагыйрьләребездә кунакта” дип исемләнгән шигырь укулары оештырылды.
6 март көнне Морт авыл китапханәсендә балаларның яраткан язучысы Роберт абый Миңнуллинга, Ләбиб Леронга багышланган ”Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китаплары укыйбыз” дип исемләнгән Республикакүләм укулары акциясе узды.”
1 март көнне Морт авыл китапханәсендә татар халкының яраткан язучысы Әмирхан Еникига 110 ел тулу уңаеннан ”Әмирхан Еники әсәрләрен укыйбыз “ дип исемләнгән Регионара Еники укулары акциясе узды.Булып узган чарада Морт мәктәбенең 4-6 сыйныф укучылары катнашты.
5 ноябрь көнне Морт китапханәсендә Татарстан конституциясенә багышланган бәйрәм булып узды.
25 октябрьда Алабуга районы Морт авылында Мәҗит Гафурига багышланган кичә булып узды.
23 октябрь көнне Алабуга районы Морт авылы китапханәсендә Мәҗит Гафуриның иҗатына багышланган шигырь кичәсе булып узды.