«Эш беткәч уйнарга ярый - После работы можно поиграть»
«Эш беткәч уйнарга ярый”
Һәр пәнҗешәмбе көнне Морт авыл китапханәсендә “ Тукайны кычкырып укыйбыз – Читаем Тукая вместе” проекты буенча Тукай шигырьләрен уку дәвам итә. Бүген дә 28 май көнне Морт авыл паркында балалар белән “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен кычкырып уку оештырылды. Балалар матур итеп, сәнгатьле итеп укыдылар.
Алга таба да без шигърият сөючеләрне көтеп калабыз.