Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Сабантуй

7 июнь көнне Морт авылында да бик матур сабантуе булып узды. Китапханәче  бу бәйрәмдә авыл халкына һәм кайткан кунакларга татар халык уеннарын уйнатуны оештырды. “Капчык киеп йөгерү”, “Табагач тотып йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү”, “Чүлмәк вату” һәм башка уеннар.

 Халкыбызның ерак гасырлардан безнең көннәргә кадәр  килеп җиткән әлеге затлы милли бәйрәме, заманнар ничек кенә үзгәрсә дә, һәрвакыт сагынып көтеп алына торган олы вакыйга булып кала бирә. Бай тарихлы бу бәйрәмдә татар халкының үзенчәлекле гореф гадәтләре, традицияләре, туган телгә, бай мәдәниятебезгә булган олы ихтирамы чагылыш таба.