Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Дибәҗә Каюмованың иҗат кичәсе.

16 нчы май көнне, Морт мәдәният йортында, Алабуга шәһәрендә эшләп килүче “Чулман” әдәби иҗат берләшмәсе шагыйрәләре белән  Дибәҗә апа Каюмованы искә алу кичәсе булып узды. Бу кичәне оештырып җибәрүче Дибәҗә апаның кызы Алсу Афзаловна, ә кичәне алып барды шагыйрә Тәҗрия Җәләева.  Иң элек Д.Каюмованың тормыш юлы белән таныштырдылар. Авторның шигырьләрен укыдылар. Шагыйрәнең сүзләренә язылган җырларны яңгыраттылар.  “Ак каз “ фольклор ансамбле халык җырларын җырлап тамашачыны сөендерде. Кичә азагында Морт авыл китапханәсенә һәм шулай ук  мәктәп китапханәсенә дә  Дибәҗә апа Каюмованың китапларын бүләк иттеләр.