Бәйрәм бүген
26 апрель бөек Тукаебызның туган көне. Һәр ел саен без шагыйрьне олылап шигырь бәйрәме уздырабыз. Менә быел да 26 апрель көнне мәктәп балалары белән шигырь бәйрәменә җыелдык. Бәйрәм башында Тукаебыз турында докумнталь кино карадык. Кино Тукайның ятим узган бәхетсез бала-чагы, мәдрәсәдә белем алуы, бөек шагыйрь булып китүе турында иде.
Икече өлешендә Тукайның шигырьләре яңгырады. “Су анасы”, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый”. Һәм башка бик күп шигырьләр.
Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәп калган, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булуга карамастан ул гаять зур бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр.