Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

«Кошкайлар – безнең дускайлар»

Илебездә 1906 нчы елдан башлап Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 3 нче апрель көнне Морт авыл ял паркында  " Кошкайлар, безнең  дускайлар!" дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чара барышында  балаларга кошларның файдасы, аларны саклау һәм яклау кагыйдәләре турында сөйләнелде. Чараның икенче өлешендә балалар ике командага бүленеп ярыштылар. Шулай ук  кошлар турында мәкаль һәм әйтемнәр искә төшерелде, табышмакларга җавап бирелде.