Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Нәүрүз”

Нәүрүз-язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Ул игелек, дуслык бәйрәме.

 Бүген без дә балалар белән Нәүрүз бәйрәмен үткәрергә җыелдык. Бәйрәм башында Кыш бабай белән Нәүрүзбикә ярышып алдылар. Кем-кемне җиңә? Аннан соң балалар белән уеннар оештырылды. Канат та тартышып алдылар, бер-берләре белән көч тә сынаштылар. Ә ахырда кайнар коймак белән чәй эчтеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.