Габдрахман Әпсәләмов
Габдрахман Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә Пенза губернасы (хәзерге Мордва Республикасының) Иске Аллагол авылында туа.
Габдрахман Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә Пенза губернасы (хәзерге Мордва Республикасының) Иске Аллагол авылында туа.
Хлыстово авыл китапханәсе укучысы Гомәрова Алисә IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең муниципаль (төбәк) этабында «Муса Җәлил татар телендә» номинациясендә катнашып II урынга лаек булды. Диплом белән бүләкләнде.
10 сентябрь көнне Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Татарча диктант — 2021» дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды.
4 январьдан башлап, Хлыстово авылы китапханәсендә, татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан "Кояш күктә шулай мәңге йөзәр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Әлеге күргәзмәдә Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырга була.
Хлыстово авылы китапханәсе укучысы Мухаметзянова Алсу язучы Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел тулу уңаеннан "Дәрзаман әсәрләрен укыйбыз" акциясендә катнашты. Акцияне оештыручы Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә.
Алабуга районы Хлыстово авыл китапханәсе драматург, ТАССРның һәм РСФСРның сәнгать эшлеклесе Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтнең тууына 125 елына багышлап «Гыйззәт кабызган чаткылар. Искры Гиззата» муниципаль конкурсына "Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы һәм иҗаты" дигән буктрейлер тәкъдим итә. Конкурсны оештыручы: " Алабуга муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" Муниципаль бюджет учреждениесе.