Центральная детская библиотека

Тукайны бергәләп укыйбыз

"Тукайны бергә укыйбыз» Республика акциясе кысаларында китапханә хезмәткәрләре китапханә укучыларын Габдулла Тукайның гаҗәеп шигъри дөньясы белән таныштырдылар. Чара башында балаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, ә кайберләре хәтта шагыйрь турында ишеткәннәре белән уртаклаштылар. Очрашу Габдулла Тукайның «туган авыл»шигырен кычкырып уку белән тәмамланды.