Центральная детская библиотека

Габдулла Тукай исемендәге XVI Халыкара китап укучылар конкурсы.

2026 елның 20-23 апрелендә Казан шигърият сөючеләр өчен җәлеп итү үзәгенә әверелде: биредә «Чәчәкләр китерегез Тукайга»дип исемләнгән Габдулла Тукай исемендәге XVI Халыкара китап укучылар конкурсы узды. Чара Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучыларны җыйды, чын мәдәният бәйрәменә әверелде.

Конкурста катнашучылар арасында Алат авыл китапханәсе укучысы Хәбибуллин Арслан, Коркачык авыл китапханәсе укучысы Закирова Жасмина һәм Олы Битаман авыл китапханәсе укучысы Ситдыйкова Диана бар иде. Жасмина һәм Диана катнашучы дипломнары белән бүләкләнделәр.

Хәбибуллин Арслананның абруйлы конкурста чыгышы иң югары бүләккә лаек булды: Арслан 1 урынны алды!

Талантлы укучыны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс илһам телибез!