Туган як - Россиянең бер бөртеге
Балаларда ватанпәрвәрлек һәм иҗат аша туган җиргә мәхәббәт хисләре уяту өчен, Татар Әйшәсе авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә кечкенә балалар өчен авыл пейзажларын ясау дәресе оештырды.
Чара туган як матурлыгы турында әңгәмәдән башланды. Китапханәче аның уникаль почмаклары һәм кече ватанга мәхәббәтенең әһәмияте турында сөйләде. Балалар яраткан авыллары: елга, авыл урамы, эбиләренең йортлары турында сөйләделәр. Аннары туган авылыбызның пейзажларын теләсә нинди техникада: акварель, гуашь яки төсле карандашлар белән ясарга куштык. Клуб мөдире композиция һәм төсне сайларга булышты. Балалар иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм туган җирне яратуларын тирәнрәк аңладылар, аның кабатланмас матурлыгын һәм кыйммәтен аңладылар.