Наркотикларсыз тормыш — укы һәм үзеңне сайла!
Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә Татар Әйшәсе авыл китапханәсе сәламәт яшәү рәвешенә, эчке көчкә һәм бәйлелекне кисәтүгә багышланган тематик күргәзмә буенча әңгәмә үткәрде. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану һәм физик активлык турында китаплар һәм брошюралар, стресска каршы көрәш, үз-үзеңә ышаныч һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту турында психология әдәбияты тәкъдим ителде. Китапханәче әдәбиятка күзәтү ясады һәм сорауларга җавап бирде.