Тукай - шигьри чишмәбез
Татар Әйшәсе авыл китапханәсе авыл клубы белән бергә Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы үткәрде. Чарада катнашучылар шагыйрьнең балачактан яраткан шигырьләрен укыдылар, китап күргәзмәсенә күзәтү белән таныштылар. Шигърият бәйрәмен котлап, шагыйрь Роберт Шәймәрдәнов иҗаты белән таныштык, ул үзенең беренче китабын китапхәнәбезгә бүләк итте.Тукай иҗаты һәм туган мәдәнияткә мәхәббәт белән илһамланган яшь артистлар тамашачыларга матур музыкаль программа тәкъдим иттеләр. Алар башкаруында татар телендә халык көйләре һәм автор җырлары яңгырады. Артистларга көчле алкышлар яудырып, Зал һәр чыгышны сокланып каршы алды. Кичә бергәләп "Туган тел"җырын башкару белән тәмамланды.
Бу вакыйга татар телен популярлаштыруда мөһим адым булды, мондый инициативалар традицияләрне сакларга ярдәм итә, буыннарны берләштерә һәм туган телне тере һәм заманча итә.