Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Татарча диктант

 Татар Әйшәсе  авылы һәм Коркачык авылы китапханәчеләре "Татарча диктант" бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел булуга багышланган иде. Катнашучылар шагыйрьнең "Бәхет" дип аталган текстын яздылар.
Акциянең төп максаты - татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү,бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү мөмкинлеге бирү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.