Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

"Мавыктыргыч домино: Татар орнаменты белән танышабыз".

Өстәл уеннарын интеллектуаль ял итү формасы буларак популярлаштыру һәм балаларны татар халык орнаменты элементлары белән таныштыру максатыннан, Татар Әйшәсе авыл китапханәсе өстәл уеннары сәгате үткәрде. Балалар бизәк үрнәкләрен кызыксынып карадылар һәм һәр элементның үз әһәмияте барлыгын белделәр. Чара азагында катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар, уенның мавыктыргыч кына түгел, ә танып белүчән дә булуын билгеләп үттеләр. Балалар мондый интеллектуаль очрашуларга ешрак җыелырга теләк белдерделәр.