Чиста яр
Сулыклар - табигать байлыгы. Тирә-юнебезнең гүзәллеген, матурлыгын, үзебезгә файда китерүен күзәтергә, экологик проблемаларны күрә белергә өйрәтү максатыннан Кече Рәс авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә актив укучылар белән әйләнәбездәге сулыккларны чүп – чардан арындыруда катнашты. Алар яр буйларын ял итүчеләр тарафыннан калдырылган чүп-чардан: буш пыяла һәм пластик шешәләр, калай банкалар, полиэтилен пакетлардан чистарттылар. Табигатькә сакчыл караш – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау, дигән сүз.