Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

Терроризмсыз киләчәк

Кече Рәс авыл китапханәсендә террорчылыкка багышланган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Террорчылык соңгы елларда дөнья җәмәгатьчелегенең иң төп проблемаларының берсенә әверелде. Китапханәче соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актлары турында сөйләде. Теракт барлыкка килгән вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, шикле предметларны табу, гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга мөмкин булуы һәм мондый вәзгыять килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында сөйләшәте.