Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

Хәтер көне

1941 елның 22 июне – Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ул совет халкын гына түгел, бөтен дөньяны фашист изүеннән азат итү өчен көрәшнең башлангычы була. Бу көнне Кече Рәсе авыл китапханәчесе кулланучылар белән бергә «Хәтер шәме» акциясенә кушылды, һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында шәмнәр кабызды. Чара азагында катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.