Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

Россия көне.

12 июньдә ил мөһим дәүләт бәйрәмен-Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм татулык, Ватанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символы булып тора. Кече Рәс авыл китапханәсендә бу уңайдан әңгәмә булып узды . Чара барышында китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан тарихының бөек битләре, аны төзегән һәм куркыныч вакытларда саклаган кешеләр турында сөйләп үтте.