Океанның могҗизалары.
8 июньдә мөһим экологик бәйрәм – Бөтендөнья океаннар көне билгеләп үтелә. Дөнья океаны галимнәрнең зур игътибар объекты булып тора. Кече Рәс авыл китапханәсендә «Океан серләре» дип исемләнгән чара узды. Чара барышында балалар бик күп кызыклы мәгълүмат белә алдылар: диңгезләр, океаннар, анда яшәүчеләр, диңгездәге суның ни өчен тозлы булуы турында. Китапханәче океаннар турында кыскача сөйләп үтте. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды. «Диңгез дулкынлана» уенын уйналды. Мондый чаралар гаҗәеп һәм серле дөнья белән танышырга ярдәм итә.