Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

Тарихка күз салыйк

18 майда Кече Рәс  авыл китапханәсендә Халыкара музейлар көненә багышланган чара оештырылды. Чара башында катнашучылар үзләре булган музейлар турындагы фикер алыштылар  һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Аннары китапханәче музейның нәрсә икәнен, нинди музейлар барлыгы турында сөйләп үтте. Аларның барлыкка килү тарихы һәм хәзерге кешегә ни өчен кирәклеге турында фикер алыштылар. Музейлар хәтер саклаучылар, үткәннәр җанлана торган урын булып кала. Чара азагында укучылар кайсы музейда күбрәк булырга теләүләре турында сөйләштеләр.