сәламәтлегебез - безнең кулларда
Сәламәтлек көне уңаеннан Кече Рәс авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә өлкән буын өчен «Хәрәкәттә бәрәкәт»-дип исемләнгән чара оештырды. Хәрәкәт, актив тормыш рәвеше алып бару, күп авыруларны булдырмый калырга, йөрәк-кан тамыры эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә. Төрле күнегүләр, хәрәкәтләрне кабатлаулардан торган әлеге чара сәламәтлек көне уңаеннан өлкән буын кешеләре өчен кызыклы һәм файдалы булды.