Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

Тукай иленә сәяхәт

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, кыю һәм шәфкатьле булырга өнди. Кече Рөс авыл китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның  140 еллыгына багышланган чара узды. Китапханәче шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләп үтте. Барлык кунаклар өчен  бөек татар шагыйренең шигырьләрен сөйләү мөмкинлеге булды. Ә соңыннан татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын җырладылар.